17 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Васильево бистәсендә балага этләр һөҗүм иткән очрак буенча өч кеше хөкем ителәчәк
Узган елның ноябрь аенда Васильево бистәсендә булган фаҗигадән соң Татарстанда өч кеше суд каршында җавап бирәчәк.
-
Яңалыклар
Аккош күле буенда тәүге тапкыр «Зур пикник» оештырыла
22 августта көне буена Аккош күле янындагы мәйданда «Зур Казан пикнигы» гөрләячәк. Яңа проект өч билгеле вакыйганы – «Аккош күлендәге гастрофест», «Тәмле Казан» һәм Open Space Market чараларын бер урында туплаячак.
-
Яңалыклар
Тыл ветераны Ркия Хәйретдиновага 100 яшь тулды
Буа районының Яңа Тинчәли авылында гомер итүче Ркия Хәйретдинова 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
-
Яңалыклар
Татарстан белән Кытай ясалма интеллект өлкәсендәге хезмәттәшлекне киңәйтә
Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы белән Шэньчжэнь ясалма интеллект индустриясе ассоциациясе хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар.
-
Җәмгыять
«Блогерлар Сабан туе» 4000гә якын кунакны Баландышка җыйды
Гармун моңы, милли җырлар, ризыклар, йолалар һәм гореф-гадәтләр. Теләче районының Баландыш авылында «Түгәрәк уен» кысасында оештырылган «Блогерлар Сабан туе»на республиканың төрле районнарында яшәүчеләр җыелган иде.
-
МӨҺИМ
Еракка якын юл: Казанда «РОСТКИ» Халыкара форумы уза
Нихао! Татарстан башкаласында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумы уза. Быел Кытайдан бай мәдәни программа алып килгәннәр. Безнекеләр исә чит ил кунакларының игътибарын, шул исәптән, Ленин сурәте төшерелгән прәннек, «КамАЗ» машинасы һәм корт белән җәлеп итәргә тырышты.
-
Яңалыклар
Көзгә әле иртәрәк: Татарстанда +28 градуслы җылылар көтелә
Бу араларда республикада урыны белән көчле яңгырлар явып узды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кырларында узды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Татарстан Россиянең яңа пилотсыз икътисады үзәкләренең берсенә әверелергә тиеш»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да «РОСТКИ» форумы кысаларында оештырылган «Түбән биеклектәге икътисад: шәһәр мобильлегенең яңа контуры» түгәрәк өстәле эшендә катнашты. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
16 яшьлек үсмер яралаган апалы-сеңелле ике кызны ничек коткарулары турында сөйләгәннәр
Уфада 16 яшьлек кыз тарафыннан бик каты яраланган апалы-сеңелле ике бала күршеләрнең бик тиз ярдәмгә килүе нәтиҗәсендә генә исән калган.
-
МӨҺИМ
Миңнеханов: «Кытай компанияләренең хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын югары бәялибез»
Кытай компанияләренең Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын югары бәялибез Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “РОСТКИ” форумы кырларында оештырылган “Кытай бизнесы, Татарстанга рәхим итегез!” сессиясендә әйтте.
-
Яңалыклар
Россиядә катырылган ипи популярлаша
Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 35 проценты (болар 23-35 яшьлекләр) ипине зыянлы һәм күп калорияле ризык дип саный.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе «Шаньдун Хайспид» Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Шаньдун Хайспид» Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кырларында узды.
-
Яңалыклар
Икмәк пешерүчеләр нинди ярдәм тиеш?
Татарстанның икмәк җитештерүчеләр союзы идарәсе рәисе Илдар Никифоров. сүзләренчә, республикада 500ләп тирәсе икмәк пешерү предприятиесе (зур икмәк пешерү заводларыннан алып кечкенә пекарняларга кадәр) бар.
-
МӨҺИМ
Тизлек бәясе кыйммәткә төшә: Татарстанда юлларда һәлак булучылар саны арта
Исән-имин генә уздырасы иде. Дәүләт автоинспекциясе статистикасы буенча, август – иң күп аварияләр була торган ай. Җәйнең тәмен чыгарып калу өчен шулкадәр бәйдән ычкынабызмы соң? Узган ел гына да шул бер ай эчендә юлларда 42 кешенең гомере өзелгән. Быел да үзәк өзгеч аварияләр аз түгел.